Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
“Урак-2018” әйләнеш ала
2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Алексеевскида урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Район җитәкчесе Сергей Демидов бу карарны күчмә семинар-киңәшмәдә кабул итте. Ул Ямкино авылы янындагы “ВЗП көньяк Алексеевск филиалы” басуында сишәмбе көнне, 24 июльдә узды.
Бүген өч бөртекле культуралар урып-җыю комбайны эшләп торган басуда хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар урак башлануга кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре Сергей Демидовка урып-җыюга әзерлек турында җиткерделәр. Мәсәлән, “Родина” һәм “Алга” колхозларында техника 100 процент әзер. Игенчеләр бодайның дымлылыгы урып-җыюга керешергә мөмкинлек бирәчәк вакытны гына көтәләр. Бүген бу хуҗалыкларда һәм башка авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә комбайннар басуларга чыкты.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук ташламалы ягулыкка, куркынычсызлык техникасына, туклануга һәм комбайнчылар эшен стимуллаштыруга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин һәр биш көн йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчыларны бүләкләячәкләре турында хәбәр итте. Киңәшмә азагында район җитәкчесе Сергей Демидов көзге культуралар урып-җыюны 25 августка төгәлләү бурычын куйды. Быел урып-җыю кампаниясендә район хуҗалыкларының 90 комбайны эшләячәк.
Бөртекле ашлыкны урып-җыю техникасының әзерлеген билгеләү өчен комиссия төзелде, ул хуҗалык гаражларына һәм паркларына барды. Комиссия хуҗалыкларның уракка әзерлеген күп кенә критерийлар буенча бәяләде. Алар арасында комбайннарның үзләренең, ваклагычларның, ургычларның яки җыйгычларның төзеклеге дә бар. Шулай ук машина янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Ә басуда яки машина утарында оператив ремонт бригадалары кизү торачак. Тикшерү йомгаклары буенча “Элита” хуҗалыгы, “Алга”, “Родина” колхозлары һәм “Алексеевск” халык предприятиесе урып-җыюга 100 процент әзер.
26 июльгә басуда 18 комбайн эшли, алар беренче көннәрдә 550 гектар теземнәргә салдылар һәм 1758 тонна ашлык суктырдылар. Уңышлылык һәр гектардан 32,1 центнер тәшкил итә. Газета бастыруга әзерләнгән вакытка басуларда 50 дән артык бөртекле культуралар урып-җыю комбайны эшләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Алексеевск районыннан арпаны Иранга экспортка җибәрделәр
29 һәм 30 апрельдә Татарстан Республикасының Алексеевск районы территориясеннән Иранга экспорт өчен азык арпасы партиясе озатылды.
8 майга һава торышы фаразы
8 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15 - 20 метрга кадәр көчәюе көтелә, локаль рәвештә боз явуы ихтимал.
Шторм кисәтүе
2026 елның 8-12 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
Татарстанда талпан йоктыручы инфекцияләр мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Түбән Кама филиалы «Кайнар линия» нең эшли башлавы һәм талпан йоктыручы инфекцияләр мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр турында хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз