25 июль. Автомобильгә утырабыз. Юлыбыз – Чуаш Майнасы авылына. Кузнецовлар гаиләсенә кунакка килүебезнең сәбәбе шатлыклы – авылның иң өлкән кешесе Мария Игнатьевна бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә. Котларга баруыбыз.
Авылга килгәч, безне – социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзинаны, район ветераннар Советы рәисе Елена Макарихинаны һәм район газетасының баш мөхәррире Ирина Монинаны авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гафиятуллин каршы алды. Ул безне тантана сәбәпчесенең өенә озатты. Капка төбендә безне йорт хуҗасы, Мария Игнатьевнаның улы каршы алды. Өенә чакырды. Әле иртә булуга да карамастан (сәгать 9 да тулмаган), өй тулы кунак иде. Анысы, бу очракта аларны кунак дип тә әйтеп булмый. Бу – гаилә. Якташларыбызның нык, зур, тату гаиләсе. Бер түбә астына биш буын җыелган. Бу гаиләнең нигезе, аның тамыры һәм күчәре хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Игнатьевна Кузнецова. Шушы кечкенә генә гәүдәле мөлаем әби бер гасырлык тормыш юлы үткән. Шул еллар эчендә ул нинди генә вакыйгаларны үз башыннан үткәрмәгән: революциядән соң туган, куркыныч репрессия һәм раскулачить итү елларын һәм, әлбәттә инде, Бөек Ватан сугышын кичергән. Мария Игнатьевнаның фидакарьләрчә хезмәт сөюен аның биографиясендәге кызыклы факт белән бәйләргә мөмкин: ул кырда туа. Гаилә ишле була, крестьян хезмәте белән шөгыльләнә.
Мария башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфын гына тәмамлый. Илдә коллективлаштыру дулкыны башлана – эшче көчләр кирәк була. 1931 елның 5 маенда крестьян әтиләрен Совет властенең кирәкмәгән законы буенча кулга алалар. Аны биш елга хезмәт белән төзәтү лагеренә хөкем итәләр. Гаиләне әтиләре белән Көньяк Уралга сөрәләр. Анда алар палаткаларда, соңыннан баракларда яшиләр. Ә кыш җитәрәк, гаилә башлыгы землянка казып керә һәм анда мич ясап, хатыны белән балаларын барактан шунда күчерә. 1931 елның азагында ачлыктан һәм ялангачлыктан әтиләре үлә. Гаилә элеккеге урында кала.
1933 елда абыйсы Николай Ленинградка китә. Ә әниләре Мария белән бергә туган авылына кайта, анда аларны беркем дә көтеп тормый. Мария туган йортны колхоз алган була. Әниләре иске генә ташландык өйгә кереп урнаша, шуннан Мария 1935 елда 17 яшендә кияүгә чыга. 1937 елда Николай белән Мария гаиләсендә уллары Аркадий, 1940 елда кызлары Тамара дөньяга килә. Мария сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә. Балаларын ашатырга һәм фронтка булышырга кирәк була.
Олы яшьтә булуына да карамастан, Мария Игнатьевнаның хәтере яхшы. Ул чәчү өчен орлыкны кыш көне үк инде ташый башлауларын йөрәк әрнүе һәм күз яшьләре белән искә ала. Яшь хатыннар атлар яки чаналар тартып ашлык алырга Левашевога йөриләр. Атларның хәлсезлектән егылып калган чаклары да була. Капчыкларны җилкәләренә салып ташырга туры килә.
Яңа тормыш – сугыштан соңгы тормыш башлана.
Николай Ильич белән Мария Игнатьевна өй төзеп, шунда яши башлыйлар. Зур һәм тату гаилә булдырасылары килә, шуңа күрә ул һәр туган балага сөенеп бетә алмый. 1948 елда икенче уллары – Анатолий, 1951 елда – Николай, 1954 елда – Геннадий һәм 1957 елда төпчек кызлары Нина туа. 1965 елда Биләргә бару юлында ире фаҗигале төстә һәлак була. Шул ук елда ул пенсиясен рәсмиләштерә, ләкин эшләвен дәвам иттерә.
Мария Игнатьевнаның казанышлары һәм бүләкләре күп. Ләкин ул алар турында сөйләргә яратмый. Аның 14 оныгы, 21 оныкчыгы һәм 3 оныкчыгының баласы бар.
Мария Игнатьевнаны Майна авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмасы Советы рәисе Михаил Константинов та котлады.
Шундый кешеләргә карыйсың да, аларда кешене түгел, ә бер дәверне күрәсең. Дәүләт һәм туган як дәверен. Сезгә, кадерле Мария Игнатьевна, Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге бирсен! Юбилеегыз белән сезне!