Алексеевск районында "Автоледи-2018" бәйгесе старт ала

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

2018 елның 29 июлендә “автошәһәрчек” территориясендә конкурс үткәреләчәк, ул ике этапта узачак. Беренче этап – теоретик – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә. Аннан соң икенче этап үткәрелә, ул “Классика” дип атала. Билгеләнгән вакыт эчендә катнашучы хатын-кыз  сынау күнегүләре комплексы буенча автомобильдә эзлекле рәвештә маневрлар ясарга тиеш. Чара иртәнге 9 да башлана.

Конкурста катнашу өчен гаризаны түбәндәге адрес буенча  Алексеевск ЮХИДИ бүлегенә китерергә кирәк:  Алексеевск штб., Чистай урамы, 14 нче йорт, 2 нче кабинет яки 2-62-68, 89503129554 телефоны буенча шалтыратырга.

Шартлар:

  • “В” категорияле машина йөртү таныклыгы;
  • РФ территориясендә даими прописка;
  • катнашучылар конкурста бары тик үз автомобильләрендә яки законлы нигездә башка автомобильдә генә  ярышалар.

Сөекле ханымнар һәм туташлар, сезнең машина йөртү осталыгыгызны күрсәтү мөмкинлегегез бар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International