Район җитәкчесе Сергей Демидов бу карарны район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм фермерлар өчен күчмә семинар-киңәшмәдә кабул итте. Ул Ямкино авылы янындагы “ВЗП көньяк Алексеевск филиалы” базасында узды. Бүген өч бөртекле культуралар урып-җыю комбайны эшләп торган турыдан-туры басуда җитәкчеләр урак башлануга кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләре Сергей Демидовка урып-җыюга әзерлек турында җиткерделәр. “Родина” һәм “Алга” колхозлары рәисләре комбайннарның абсолют әзерлеге турында белдерделәр. Әлеге хуҗалыкларда басуларга машиналар көзге бодайның дымлылыгы урып-җыюга керешергә мөмкинлек бирәчәк якындагы көннәрдә чыгачаклар. Бу семинарда урып-җыюның төгәлләнү көне итеп 25 август билгеләнде. Быел урып-җыю кампаниясендә район хуҗалыкларының 90 лап комбайны эшләячәк.“ Алексеевск” халык предприятиесе һәм “ВЗП көньяк Алексеевск филиалы” уракка төштеләр инде.