Якташыбыз юбилее

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

25 июльдә социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина, район ветераннар советы рәисе  Елена Макарихина, район газетасының баш мөхәррире  Ирина Монина  һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты белгече  Ирина Ламбина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе  Черепанова Нина Николаевнаны 90 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Черепанова Нина Николаевна ТАССРның Алексеевск  районы, Биләр авылында туа. Сугыш елларында урман кисүдә, 1948 елдан Свердлов исемендәге колхозда эшли. 1948 елда кияүгә чыга һәм ире белән бергә Серов шәһәренә китә.  Аннан кайткач, Биләр хастаханәсендә санитарка булып эшли. Шуннан пенсиягә китә. Өч бала табып, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерә. Юбилярның 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International