Зиреклеләрнең игелекле эшләре

2018 елның 24 июле, сишәмбе

2017 елда Зирекле авылы һәм хәзерге вакытта шәһәрләрдә яшәүче шул авылдан чыккан кешеләр көче белән зират яңа койма белән тотып алынды, юл капкалары куелды һәм хәзер дә шул ук кешеләрнең тырышлыгы белән зиратта тәртип һәм чисталык саклана.

Коймага акчаны район хакимияте бирде һәм бер өлеше халыктан җыелды.

Бу елның июнендә Клементьев Михаил Михайлович гаиләсе һәм аның туганнарының инициативасы белән авылның башка кешеләре катнашында авылдан ерак түгел урнашкан урман аланындагы чишмә ремонтланды. Берничә яшь кеше кушылып, Казаннан чишмә өчен бура һәм ак таш сатып алды. Чишмәне чистарттылар, бурасын утырттылар, тирәсенә ак таш түшәделәр, территорияне төзекләндерделәр.
Әлбәттә, ремонт әле төгәлләнмәгән, ул, һичшиксез, төгәлләнәчәк, һәм без яңадан чиста, тешләрне сындырырлык салкын чишмә суы эчәчәкбез.

Игелекле эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәсе һәм исәнлек-саулык, тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен телибез. Зирекле авылы һәм мәхәллә кешеләре исеменнән бөтен кешегә, аеруча да  активлык күрсәткән Клементьев Михаил Михайловичка һәм аның гаиләсенә, Данилов Александр Николаевичка һәм аның гаиләсенә, Егоров Михаил Леонидовичка, Егоров Николай Анатольевичка, Топунов Андрей Ивановичка, Антонов Лев Николаевичка, Тимофеев Григорий Кирилловичка, Краснов Николай Алексеевичка, Егорьечев Вячеслав Анатольевичка, Краснов Владимир Николаевичка, Евграфов Александр Павловичка, Данилов Владимир Викторовичка, Данилов Владимир Александровичка
зур рәхмәт әйтәсе һәм бәхетле озын гомер, иминлек телисе килә. Аллаһы Тәгалә аларны сакласын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International