Депутатлар шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен "салым патенты"ның фермерларга хуҗалыкларын үстерергә булышачагына ышаналар.
11 августта алексеевскилылар сәламәт яшәү рәвеше бәйрәмендә катнашырга чакырылалар.
30 июльдән районда мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелә. Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев эшлекле дүшәмбедә кабул итү комиссиясе эшенең барышы турында хәбәр итте.
Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләде, шуның нәтиҗәсендә августтан әлеге категориядәге пенсионерларның пенсияләре артачак.
Берничә тапкыр урлаган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән К.ның үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм сынау срогы чорында яңа җинаять эшләве билгеле булды.
Район үзәге һәм авыл җирлекләре халкына уяулык күрсәтергә кирәк.
Тизлеккә сусау яшәүгә сусаудан өстенлекне ала икән, моның фаҗига белән тәмамланасын көт тә тор. Узган якшәмбе көннәрендә Татарстан юлларында алты кеше һәлак булды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел мөселманнарның Корбан гаете 21 августта билгеләп үтелә. Бу көнне мөселманнар традиция буенча Аллаһы Тәгаләнең изге васыятен үтиләр – Аллаһка буйсынуларын күрсәтеп һәм Аңа рәхмәтләрен өмет итеп корбан чалалар.
Таисия Гаранина һәм Раил Нургалиев 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр
Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш визиты белән килде, анда шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин да катнашты.