Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш визиты белән килде, анда шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин да катнашты. .
Район җитәкчесе Сергей Демидов катнашында узган очрашу “Родина” колхозында, Юеш Көрнәле авылы янында урнашкан сабан бодае басуында узды. Президент урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Форсаттан файдаланып, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар Президентка сораулар бирделәр. Сүз ягулыкка ташламалар, сөт бәяләре турында барды. Шулай ук су белән тәэмин итү темасы да тикшерелде.
Аннары Рөстәм Нургали улы, Марат Әхмәтов белән ак оннан пешерелгән ипине бүлешеп, җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен татып карады.
8 августка Алексеевск районында 60 280 тонна иген суктырылды, 20 195 га теземнәргә салынды. Уңышлылык һәр гектардан 29,8 центнер тәшкил итә.
Китәр алдыннан Рөстәм Миңнеханов алексеевскилыларга уңышлар һәм мул уңыш алуларын теләде.