Таисия Гаранина һәм Раил  Нургалиев 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Гаранина Таисия Андреевна – хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне,   Алексеевск авылы кешесе. Бәйрәм көнендә аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы Александр Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина котлады.

  Таисия Андреевна Алексеевск авылында ишле гаиләдә  туа. 1941 елда  Таисия унике яшьлек кыз чагында, 5 нче сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый. Авыр эшләр башкара, бодай уңышын җыя, ә кыш көне урманга утынга йөри. Сугыштан соң Алексеевск сөт-консерв комбинатында эшли. Шуннан соң 22 ел яслеләрдә хезмәт куя. 1953 елда кияүгә чыга, өч бала табып, аларны лаеклы балалар итеп үстерә. Алты оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.

2018 елның 30 июлендә Зур Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы  Салават Әхмәтҗанов һәм Зур Тигәнәле авыл җирлеге сәркатибе Ләйсән Хәмитшина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Әшнәк авылы кешесе  Нургалиев Раил Нургали улын  90 яше тулу көне белән котладылар.

Нургалиев Раил Нургали улы  Алексеевск районының Әшнәк авылында туа. Сугыш чорындагы яшьтәшләре кебек үк, колхозда эшли, хуҗалыкта әти-әнисенә булыша. Бөтен хезмәт эшчәнлеген туган совхозына багышлый. Раил Нургали улы алдынгы механизатор, комбайнчы була, күп кенә Мактау грамоталары бар. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Дүрт оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

Юбилярларга кунаклар РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләкләр, азык-төлек пакетлары һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International