2018 елның 7 августында кичке 6 дан 8 августында төнге 10 га кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында давыл буласын кисәтү.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәре буенча Алексеевск районы Чистай, Тәтеш, Буа һәм Сарман районнары белән беррәттән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю күрсәткечләре буенча иң яхшы районнар арасында бара.
WorkOut (воркаут) – бу күнегүләргә уникаль якын килүне, шәхеснең һәр яктан үсүенә омтылуы һәм социаль активлыкны берләштерүче субкультура.
Бүген, 7 августта, кичен, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда –7 августта көндез) начар метеорологик күренешләр көтелә. Урыны белән яшен, җил кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә, көндез урыны белән боз явуы ихтимал.
Татарстан Росреестры, күчемсез милеккә гражданнарның хокукларын гарантияләүче дәүләт органы буларак, исегезгә төшерә: дәүләт күчемсез милек хуҗасының хокукларын яклауның өстәмә ысулын күздә тота. Һәр күчемсез милек хуҗасы Росреестрга үз милке белән алыш-биреш ясау бары тик аның шәхсән катнашуында гына мөмкин булуы турында гариза бирә ала.
2018 елның 9 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә район муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булачак.
2018 елның 6 августында, дүшәмбе көнне, Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе (Росреестр) Федераль хезмәте һәм күчемсез милеккә хокукларны һәм алар белән бәйле килешүләрне дәүләт теркәве системасының 20 еллыгына багышланган “Минем җирем, минем Россиям” («Моя земля, моя Россия») исемле фотоконкурс игълан итте.
20 яшьлек кешегә карата карар кабул ителде.
Самара өлкәсендә иң зур күләмле Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумы үзенең эшен төгәлләде. Анда барысы 2000 нән артык кеше катнашты. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Игорь Паньшин да катнашты. Татарстан Республикасыннан 109 студент катнашкан Форум йомгаклары буенча 6 вәкил гомуми суммасы 950 сумны тәшкил иткән грантларга ия булды. Шулай ук 2 катнашучы Мәскәү шәһәренең йолдызлы шәһәрчегенә юллама рәвешендәге махсус бүләк алды.
Район җитәкчесе Сергей Демидов басуларда эшләгән “Урак-2018”нең алдынгы комбайнчыларын бүләкләде. Рәсемдә: Пётр Зайцев һәм Әнәс Мөхәммәтҗанов.