Татарстан Росреестры: үзеңнең күчемсез милкеңне ничек сакларга

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстан  Росреестры, күчемсез милеккә гражданнарның хокукларын гарантияләүче  дәүләт органы буларак, исегезгә төшерә: дәүләт күчемсез милек хуҗасының хокукларын яклауның өстәмә ысулын күздә тота. Һәр күчемсез милек хуҗасы Росреестрга үз милке белән алыш-биреш ясау бары тик аның шәхсән катнашуында гына мөмкин булуы турында гариза бирә ала.

  Күчемсез милекне теркәү дәүләт реестрына андый гаризаны биргәндә тиешле язма кертелергә тиеш.

 Әгәр алыш-бирешне теркәү өчен вәкил ышаныч язуы буенча мөрәҗәгать итсә, документлар карамыйча гына кире кайтарылачак, ә хокукка ия булучыга аның күчемсез милке белән тиешле гамәлләр кылырга маташтылар, дип хәбәр итәчәкләр.

 Мондый чара күчемсез милек хуҗасының хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Атап әйткәндә,  ышаныч кәгазе буенча эш итүче арадашчылар белән төзелгән күчемсез милек белән мошенниклык операцияләре үткәрү куркынычы кими.

 Әгәр күчемсез милекнең документлары яки шәхесне раслаучы документлар, мәсәлән, паспорт югалса (урланса) яки хокукка ия булучының элегрәк ышаныч язуы биргән кешегә ышанмау өчен сәбәбе булса, бу аеруча актуаль. Милекченең шәхси катнашуыннан башка алыш-биреш ясауның мөмкин булмавы турында гаризаны  электрон-санлы имза булганда Росреестр порталында (rosreestr.ru)  электрон рәвештә шәхси кабинетта, шулай ук  күп функцияле үзәк офисларына (mfc 16 . tatarstan . ru) шәхсән мөрәҗәгать итеп, бушлай бирергә мөмкин. Әйтергә кирәк, 2018 елның беренче ярты елында  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә 1 796 шундый гариза килде.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International