Бөтен Россия "100 көнлек воркаут"  федераль программасында катнашты

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

WorkOut (воркаут) – бу  күнегүләргә  уникаль якын килүне,  шәхеснең һәр яктан үсүенә омтылуы һәм социаль активлыкны берләштерүче бер төркем  урам культурасы. Шәһәр урамнары фитнесы, аны тагын шулай атыйлармы әле, фитнес-клубларга йөрергә вакытлары яки акчалары булмаган, ләкин үзләрен һәрчак бер формада тотарга теләгән  бөтен кеше өчен менә дигән карар ул. Үзеңне  үзгәртү һәм гәүдәңне тәртипкә китерү өчен фитнес тренер, инструктор яки тренажерлар залы кирәк түгел. Туклануны җайга салу һәм даими төстә күнегүләр ясый башлау да җитә.

 100 көнлек воркаут – бу үз күнегүләрен башлаучы яки озак тукталып торганнан һәм травмалардан соң дәресләргә кире кайтучылар өчен онлайн белем программасы.

 Программаның чираттагысы 23 сентябрьдә башлана, ә аңа язылу 9 сентябрьдә ачыла. Программа турында җентекле мәгълүмат http://workout.su/100 сайтында урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International