ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәре буенча Алексеевск районы Чистай, Тәтеш, Буа һәм Сарман районнары белән беррәттән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю күрсәткечләре буенча иң яхшы районнар арасында бара.
Оператив мәгълүматлар буенча 6 августка Татарстанда 390,3 мең гектардан 1129,5 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңышлылык һәр гектардан 28,9 ц тәшкил итә.
ТР буенча 841,7 мең тонна көзге бодай, 192,6 мең тонна арыш, 63,9 мең тонна арпа җыеп суктырылган. Республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәре борчак урып-җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә 15,5 мең гектар мәйданнан 24,8 мең тонна борчак җыеп алынган.