Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумында Татарстан студентларының 6 проекты җиңеп чыкты
Самара өлкәсендә иң зур күләмле Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумы үзенең эшен төгәлләде. Анда барысы 2000 нән артык кеше катнашты. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Игорь Паньшин да катнашты. Татарстан Республикасыннан 109 студент катнашкан Форум йомгаклары буенча 6 вәкил гомуми суммасы 950 мең сумны тәшкил иткән грантларга ия булды. Шулай ук 2 катнашучы Мәскәү шәһәренең йолдызлы шәһәрчегенә юллама рәвешендәге махсус бүләк алды.