Бүген, 7 августта, кичен, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда –7 августта көндез) начар метеорологик күренешләр көтелә. Урыны белән яшен, җил кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә, көндез урыны белән боз явуы ихтимал.
2018 елның 7 августына Көнбатыш Кама аръягы буенча
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 10 метр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+18º,
Һаваның максималь температурасы көндез +24..+28º.