ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Узган ял көннәрендә Чиркәү мәйданында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булып узды.
Алексеевск баскетболчылары ундүрт яшьлек малайлар арасында Белоруссиянең Могилев шәһәрендә балалар һәм яшьләр өчен “Олимп-2014” союздаш дәүләт Спартакиадасы кысаларында узган урам баскетболы буенча беренчелектә җиңүчеләр булдылар.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы буенча  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесе күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә: көзге-кышкы янгын куркынычы чоры җитү белән ел саен объектларда һәм торак пунктларда янгыннар саны арта. Мәсәлән, 2013-2014 елның кышкы чорында Татарстан Республикасында 1888 янгын теркәлде, аннан килгән матди зыян 630 миллион сумнан артык тәшкил итте. Утта 140 кеше янып үлде, 147 кеше җәрәхәтләнде. Алексеевск муниципаль районы буенча әлеге чорда 7 янгын чыгып, 2 кеше янып үлде, 1 кеше җәрәхәтләнде.
 Татарстан Республикасында яшьләр эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы  Сәүдә-промышленность  палатасы һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары белән берлектә бу елның 11 октябреннән 14 октябренә кадәр дүрт муниципаль берәмлектә “Бизнеска атлыйбыз” (“Шагаем в бизнес”) исемле зона бизнес-конференциясе оештырачак.

 18 сентябрьдән 21енә кадәр Владикавказда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды. Анда Татарстан җыелма командасы составында Алексеевск районы көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады.

 

Без гадәтләнгәнчә бу бәйрәмне һөнәри дип атыйбыз, тик аны бөтен халыкныкы дип санарга тулы нигез бар, чөнки һәркайсыбызның тормышында якты эз калдырган укытучылары булды.

Исламның бөек бәйрәме – Корбан гаете күп кешене берләштерә. Бу корбан чалу һәм гөнаһлардан чистарыну,  көч, зирәклек һәм Аллаһы Тәгаләнең шәфкатьлелек күрсәтүе бәйрәме. Аллаһы Тәгалә безгә миһербанлы, юмарт булырга, бакый дөньяга күчкән туганнарыңны искә төшерергә, аларны яратырга һәм янәшәдәге кешеләрнең кадерен белергә кирәклекне, күңелең иман нуры белән тулган булырга тиешлекне искә төшерә. Барлык гаиләләрдә иминлек һәм бәхет, тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен иде. Кадерле мөселманнар, сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
Корбан бәйрәме — безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык-һидаять бүләк итү бәйрәме.
Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Республика башкаласында ике көн буена барган, 180 спортчы катнашкан “Татарстан өметләре”  ярышларында безнең теннисчылар яңадан яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International