Исламның бөек бәйрәме – Корбан гаете күп кешене берләштерә. Бу корбан чалу һәм гөнаһлардан чистарыну, көч, зирәклек һәм Аллаһы Тәгаләнең шәфкатьлелек күрсәтүе бәйрәме. Аллаһы Тәгалә безгә миһербанлы, юмарт булырга, бакый дөньяга күчкән туганнарыңны искә төшерергә, аларны яратырга һәм янәшәдәге кешеләрнең кадерен белергә кирәклекне, күңелең иман нуры белән тулган булырга тиешлекне искә төшерә. Барлык гаиләләрдә иминлек һәм бәхет, тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен иде. Кадерле мөселманнар, сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой”ААҖның генераль директоры
Фоат Вәлиев