Көзге ярминкә Икенче икмәк бөтен кешегә дә җитмәде

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Бистәнең төп мәйданында гадәттәгечә иртәдән кеше күп иде. Товарларның җаның ниндиен тели – шундые бар иде: печәннән алып (төргәге 1000 сум), дуңгыз балалары (1кг    240 сум, тереләй), утын (бер трактор арбасы – 3,5 мең сум ) һәм кирпечкә кадәр. Соңгысы 3,5 мең данә сатылган, данәсе 10 сум, ә бушлай бирүне сатучы үз өстенә алды.

Сатып алучыларда авыл хуҗалыгы продукциясе аеруча зур кызыксыну уятты. Бодайның килограммы уртача 6 сум, 5кә дә сатып алып була иде. Бер килограмм кәбестәнең бәясе 5 сумнан 7 сумга кадәр булса, суган 12 сумнан иде.

 Бәрәңге шунда ук сатылып бетте, кайбер сәүдә итүче предприятиеләр икешәр рейс ясадылар. Аның бәясе, сортына карап, 12-15 сум иде. “Икенче икмәк” бу көнне 9,5 тоннадан артык сатылды. Шундый күләмдә булуына карамастан, аны бөтен кеше дә ала алмады әле. Мәсәлән, ике Ольга, берсе – район үзәгеннән, икенчесе – бер авыл җирлегеннән, кышкыга запассыз калды. Беренчесе аны ярминкә оештыру мәсьәләләре аркасында сатып ала алмыйча калса, икенчесе гаиләсе белән авылдан соңрак кузгалган.

Мәйданда шулай ук уеннар, конкурслар, “Алтын көз” дигән күргәзмә дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International