Чемпионатта 30 төбәктән 344 спортчы катнашты. Габдыҗәлил Сөләйманов 62 килограмм үлчәү категориясендә, Осетия, Ингушетия, Мәскәү, Чечня, Карачаево-Черкессия, Башкортостан, Ставрополь крае, Омск, Кабардино-Балкария һәм Волгоград көрәшчеләрен җиңеп, Россия чемпионы булды. Яулап алынган алтын медаль аңа ноябрьдә Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә узачак дөнья чемпионатына юллама бирүне гарантияләде.
Тагын бер якташыбыз Самвел Мхиторян шул ук үлчәү категориясендә өченче урынны алып, Россия спорт мастеры исеменә норматив тапшырды.
– Унтугыз яшендә Самвел ихтыяр көче һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен спорт мастеры булды, – дип хәбәр итте тренеры Бари Сөләйманов. – Республика намусын яклаганда көрәшчеләр ирләр характеры һәм рухы күрсәтеп, бик әйбәт чыгыш ясадылар. Республиканың барлык җыелма командаларыннан бары тик Алексеевск көрәшчеләре генә ирекле стильдә Россия чемпионаты призерлары булдылар.