Кайчандыр барыбыз да беренче тапкыр беренче сыйныфка килдек, һәм безнең киләчәк язмышыбыз күбесенчә безне мәктәп бусагасында кемнең каршылавына бәйле булды.
Бүген районда 3000нән артык укучы һәм студент укый торган 25 мәктәп, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм аграр колледж эшли.
Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегездә сезгә белем, яңа ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телибез! Сезнең аудиторияләрегез һәм сыйныфларыгызда һәрчак хезмәттәшлек һәм ышаныч атмосферасы хөкем сөрсен, сезнең һәр эш көнегез балаларның янып торган күзләре, аларның төпле җаваплары һәм иҗади карарлар белән үтсен!
Чын күңелдән сезгә барлык планнарыгыз һәм фикерләрегезнең тормышка ашуын, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, кайгыртучан һәм аңлаучы ата- аналар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!