Корбан бәйрәме мөбарәк булсын

2014 елның 3 октябре, җомга
Бу көн — барыбыз өчен дә кадерле көн һәм гүзәл бәйрәм. Бу көнне Аллаһының әмеренә буйсынып, малларыгызның иң яхшысын, олылап, корбан чалыгыз! Аллаһының Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: " Корбанлыкларыгызны олылагыз! Дөреслектә, сез аларга Сират күпереннән атланып чыгарсыз".
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр, күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде.
Барыгызны да 4 октябрь көнне гает бәйәменә чакырып калабыз. Иртәнге намаз – 6нчы яртыда, гает намазы – 8нче яртыда.
Алексеевск мөхтәсибәте имам-хатыйбыз хаҗи Рөстәм хәзрә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International