Хөрмәтле мөселманнар!

2014 елның 3 октябре, җомга

Корбан бәйрәме – Исламның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул кеше һәм җәмгыять тормышындагы мәңге үзгәрмәс кыйммәтләрне исебезгә төшерә, күңел сафлыгына һәм бердәмлеккә, туганнарың һәм якыннарың турында кайгыртучанлык һәм игътибар, мохтаҗларга шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтергә чакыра, югары рухи сыйфатлар һәм әхлак нормалары тантанасы символы булып тора.

Ислам, башка традицион диннәр кебек үк, таралганнан-тарала барып, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне раслауга сизелерлек өлеш кертә, җирдә тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыруга булыша.

Кадерле алексеевскилылар! Якты Корбан бәйрәме өйләрегезге шатлык һәм татулык, үзара аңлашу, тынычлык һәм иминлек алып килсен!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, нык сәламәтлек телим.

 

Алексеевск муниципаль районы башлыгы  В.К. Козонков
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International