Җиңелмәсләр

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Әлеге Спартакиадада егетләр Татарстанны Россия командасында тәкъдим иттеләр, анда безнең спортчыларыбыздан тыш, Мәскәү һәм Смоленск баскетболчылары да бар иде. Тренер Дмитрий Аличев хәбәр иткәнчә, аның өчен Алексеевск малайлары чын геройлар:

–Әлеге малайларны мин башкача атый алмыйм. Александр Баранов, Артем Бурмакин, Дмитрий Агапов, Марат Шәйхетдинов – соңгы елларда  безнең иң яхшы  талантларыбыз. Алар көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп тордылар, үз гамәлләре белән барлык тамашачыларны һәм җанатарларны таң калдырдылар. Беренче матч Гроднодан килгән спортчылар белән бик каты барды. Төп вакыт ничьяга төгәлләнде, өстәмә вакытта алар нык сакландылар, ә җиңү бик еракка ыргыту белән ирешелде. Минск командасы белән матч хәлиткеч булды, андагы егетләр бик озын буйлы һәм уен техникалары да әйбәт иде. Малайларыбыз бик шәп башлап җибәрделәр, әйбәт кәеф һәм һәр туп өчен көрәшү теләге белән чыктылар. Өстенлеккә ия булып, алар уен барышына контрольлек иттеләр, ә кайбер мизгелдә  тамашачылар аларга хәтта кул да чаптылар. Бигрәк тә шул мизгел истә калды: Дима Агапов партнерыннан тупны кабул итеп алып, бөтен торышы белән аны боҗрага ыргытырга җыенуын күрсәтте. Ул биеккә сикергәч, аны белоруслар лидеры каплый башлады, ләкин шунда Дима тупны тиз генә аска төшерде һәм, ике адымнан кертеп, көндәшен җиңде. Бу уенны малайлар бик зур авырлык белән шулай да 15:12гә оттылар. Ә уеннан соң Минск тренеры Димага шундый матур мизгел өчен үзенең Белоруссия җыелма командасы символикасы төшкән бейсболкасын бүләк итте. Турнир барышында спортчыларыбыз, бер-бер артлы Мәскәү, Смоленск, Минск, Гродно, Могилев командаларын җиңеп, үзләренең җиңелмәс икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә Александр Баранов ярышларның иң яхшы уенчысы дип табылды. Шундый  дәрәҗәдә спортчыларыбыз беренче тапкыр искиткеч нәтиҗәгә ирештеләр. Барлык уенчыларны да билгеләп үтәсем килә, алар бик зур тырышлык күрсәттеләр, уенга чиктән тыш яхшы кәеф белән чыктылар. Бигрәк тә үз-үзен аямаган һәм җәрәхәтләнсә дә, командабызга җиңүгә ирешергә булышкан Марат Шәйхетдиновны билгеләп үтәм. Менә шундый алар безнең геройларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International