Яз җитте, кар эрегәннән соң ялангач калган урамнар, парклар, урман массивлары һәм юл буйлары табигатькә карата күрсәтә торган культурасызлыгыбызны тагын бер кат раслады.
Рульгә исерек килеш утыруга каршы көрәшү кысаларында ЮХИДИ бүлеге искә төшерә: ел саен Россиядә исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 12 000 юл-транспорт фаҗигасе булып тора, аларда 2000 нән артык кешенең гомере өзелә.
Узган атнада район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек конкурсы булып узды. Аның йомгаклары буенча, “Алга” һәм “Родина” колхозлары авыл хуҗалыгы сезоны башлануга барысыннан да яхшырак әзер.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алексеевск бүлегендә “Бердәм консультацияләр көне” үткәреләчәк.
2016 елгы язгы ау сезоны чорына 2016 елның 11 апреленнән рөхсәт бирелә башлый.
Бер көн алдан РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирүдә катнашуга соңгы гаризалар кабул ителде. Татарстанда 69 кандидат теркәлде.
В.И.Абрамов исемендәге туган як музеенда ике яңа күргәзмә эшли.
Муниципаль этап 20 майга кадәр дәвам итәчәк, шуңа күрә катнашу турында эшләр һәм гаризаларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә шул көнгә кадәр җибәрергә кирәк. Читтән торып үткәрелә торган республика этабы 20 майдан 10 июньгә кадәр булачак. Бу турда катнашу өчен чакыру кәгазьләре конкурсантларга 10 июньгә кадәр җибәреләчәк. Фестиваль финалы 20-24 июньдә узачак.
7 апрельдә бистәнең 2 нче мәктәбе укучылары наркомания куллану белән бәйләнгән проблемаларга алексеевскилыларның игътибарын җәлеп итү өчен плакатлар белән урамнарга чыктылар.
Биләр авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе 10 елга якын эшли. Аны төзүнең кайбер мизгелләре һәм эше турында Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәре Миләүшә Хөснетдинова сөйли: