Дүшәмбе көнне үткәрелгән утырышта документларны кабул итүнең соңгы көнендә – 10 апрельдә килгән гаризалар каралды. Оештыру комитеты РФ финанс министры урынбасары Айрат Фарраховны, Иҗтимагый палата әгъзасы Фәридә Хуҗинаны, ТР Милли китапханәсе хезмәткәре, танылган блогер Тимур Тимуршинны, «НПО ВС»ҖЧҖ юнәлеше җитәкчесе Александр Летуновскийны, «Эко БилД»ҖЧҖның генераль директоры Рушан Нәҗметдиновны, юрист Гомәр Насыйбуллинны теркәде. Өч кандидат теркәлмәде. Бүген шулай ук документлары белән проблемалар килеп чыгу аркасында исемлектән берьюлы сигез кандидат сызып ташланды. Аларның күбесе хөкем ителгәнме-юкмы икәнлекләре турында белешмә китерергә өлгермәде.
Төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов бүгенге утырышны әһәмиятле утырыш дип атады. Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирүдә катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнде. Алар барлыгы 69 кеше. 46 катнашучы – федераль округ буенча, 39 кеше – бер мандатлы округларда һәм 16 кеше исемлек буенча да, округлар буенча да теркәлде. 15 апрельдә кандидатларның фамилияләре федераль оештыру комитетына җибәреләчәк, аның утырыш йомгаклары буенча йомгаклау исемлеге төзеләчәк.