Поселокта «ЕДИНАЯ РОССИЯ» волонтерлары һәм активистлары һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янын чистартты

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Эш «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында башкарылды.


Партиянең Алексеевск җирле бүлеге, "Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре , яшь гвардиячеләр «Хәтер» акциясе үткәрделәр, аның кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештырдылар.


Җыештыручылар коры яфракларны, җыелган чүп-чарны җыештырып алдылар, Җиңү паркындагы һәйкәлләрне һәм мемориалларны юдылар. Үз үрнәкләре белән активистлар фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белән карарга кирәклеген күрсәттеләр.
Һәйкәлләрне һәм монументларны тәртипкә китерү эше Партия активы үткәрә торган патриотик эшчәнлекнең бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International