Укучылар наркомания проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен плакатлар белән урамнарга чыктылар

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

SMS- балалар берләшмәсендә катнашучылар наркотик матдәләр куллануны, бигрәк тә яшьләр даирәсендә, ничек киметергә мөмкин икәнлеге турында үткән-сүткәннәрнең фикере белән кызыксындылар.

Яшьләр шулай ук алексеевскилыларның тыелган препаратлар һәм матдәләрне саклаган һәм тараткан өчен җәза бирү чаралары турында белү-белмәүләре белән дә  кызыксындылар.

Респондентлар җавап бирә алмасалар, укучылар аларга законда каралган чаралар турында сөйләделәр. 21 нче гасыр афәте белән көрәшү кирәклеге белән килешкән кешеләр плакатларга үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International