Биләр авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсенең барлыкка килүе һәм үсеше

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

–Үзләрен мөселман дип санаучы татарлар берләшмәсенең кирәклеге күптән өлгереп җиткән иде инде. Кызыксынган авыл кешеләре әле 2006 елның апреленнән үк Биләрдә  мөселман дини оешмасы төзү кирәклеге турында сөйлиләр инде. Менә эш гөрләп китте. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә эшлекле сәфәрләрдән, тиешле документлардан тыш, әле тагын бик күп мәсьәләләр хәл ителде, шул исәптән намаз уку һәм гарәп графикасы нигезендә дәресләр үткәрү өчен хастаханә каршында бина билгеләнде. Татар Майнасыннан дини кануннарны һәм гореф-гадәтләрне яхшы белүче Әдип Шакиров  дин лидеры итеп билгеләнде. Ләкин вакыт узу белән бер рухани икенчесен алмаштырды. Безгә хәтта Казаннан мулла да җибәрделәр. Без моңа бик нык сөенгән идек. Сүз уңаеннан әйткәндә, ул вакытка җыеннар үткәрү өчен элеккеге автовокзал бинасы да бирелде. Ләкин Илнур хәзрәт бездә озак тоткарланмады – шәһәргә кайтып китте.

Быел бездә яңа лидер – җиңел булмаган дин эшләрен алып баруны үз өстенә алган Әнур хәзрәт эшли. Әйтергә кирәк, Биләр мөселман мәхәлләсе зур түгел, ләкин ул иң төрле яшьтәге һәм  төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Ир-атлар мәчеткә җомга көннәрендә – намазга, ә пәнҗешәмбе көннәрендә хатын-кызлар Ислам нигезләрен өйрәнергә киләләр. Мәхәлләдә Корбан гаете һәм Ураза гаете бәйрәмнәре уздырыла, әлеге бәйрәмнәр хөрмәтенә вәгазьләр сөйләнә, дога кылына. Шулай акрынлап кына безнең буын дингә тартыла, төшенкелеккә бирелгән минутларда тынычландыра һәм көч бирә, шатлык китерә торган, сабырлыкка, бер-береңә булышырга, намуслы булырга, бөтен кешегә хөрмәт күрсәтергә, ата-аналар, балалар, якыннарың турында кайгыртырга өйрәтә торган иманга килә. Бары тик дингә ышанучы кешенең генә хак юлдан тайпылмаячагына һәм барлык кыенлыкларны нык торып җиңеп чыгачагына ышанычы бар. Шуңа күрә бүген, моннан сигез гасыр электәге кебек үк, Биләр җирендә намазга чакырып һәм якты киләчәккә  өмет уятып, моңлы азан тавышы яңгыравын дәвам иттерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International