Язгы ликбез: Алексеевск урамнарында чүп-чарны кем җыештырыр?

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Санкцияләнмәгән чүплекләр, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларының, алар янындагы территорияләрнең һәм урамнарның шешәләр, каплар, тәмәке төпчекләре һәм башка төрле чүп-чар белән пычрануы юлларыбызны һәм җиребезне “бизәп торучы” келәм кебек – шушы “матурлык”ларны күреп, бездә җирәнү хисе туа һәм кабат “Үзең утырган  ботакка балта чабу” дигән таныш мәкальне искә төшерә. Республика территориясендә яңадан санитар-экологик икеайлыкның башлануы тикмәгә генә түгел. Әлеге мөһим эштә төп басымнарның берсе табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклауга куела.

Бары тик соңгы берничә көндә генә дә республиканың экология һә табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев һәм аның урынбасары Фаяз Шакиров Татарстанның ике дистәләп районын, шул исәптән безнең районны да вертолет белән әйләнеп чыкты. Фәрит Солтан улы, төбәгебезнең экологик хәленә карата үзенең борчылуын белдереп, тиешле  хезмәтләр алдына “Һәр санкцияләнмәгән чүплек Татарстанның экологик картасына” кертелергә, өстәвенә бөтен хәбәрне бөтен республикабыз кешеләре укый алырга тиеш” дигән бурыч куйды.

Әлеге җитди проблеманы хәл итүгә әле тагын үсеп килүче буынны да тарту өчен үткәрелә торган шушы гаять зур эш кысаларында Татарстанда гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Мәктәп экопатруле” исемле конкурс эшләнде. Акция өч номинациядә: “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә үткәрелә һәм бу елның 15 маена кадәр дәвам итәчәк.

Мәгариф бүлеге методисты Оксана Антонова  хәбәрчегезгә сөйләгәнчә, анда катнашу өчен iOS и Android операция системаларын хуплаучы кәрәзле телефонга мобиль кушымтасы куярга, бу кушымтада теркәлергә һәм тиешсез урыннарда чүп-чарлар өемнәре төшерелгән фотосурәтләрне һәм видео- хәбәрләрне җибәрергә, ә инде фотога ташлау процессын да төшереп алырга өлгерсәгез (автомобильдән ташланган җитештерү калдыкларын) һәм транспорт чарасының маркасы, дәүләт номеры да ачык күренсә, әйләнә-тирәдәге хәлләр (төзелеш, көнкүреш, агач чүп-чары) һәм хәтта ташланган калдыкларның күләме, чүплек мәйданы да төшерелгән булса, катнашучыга  эксперт комиссиясе карары белән берьюлы 10 балл куелачак.

Бөтен конкурс дәвамында  фото һәм видео-хәбәрләрнең автоматлаштырылган мониторингы алып барылачак, нәкъ менә алар буенча укучылар, сыйныфлар һәм республика  гомуми белем бирү учреждениеләре рейтинглары төзелә. Өстәвенә җиңүчеләр – ә конкурска йомгаклар 1 июньгә кадәр ясалачак – шәһәр һәм авыл уку йортлары арасында урыннар аерым билгеләнәчәк. Иң яхшыларның  яхшыларына бүләкләү тантанасында дипломнар, смартфоннар, планшетлар, санлы фотоаппаратлар, велосипедлар һәм башка кыйммәтле призлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International