Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайлов безгә, комиссия эшне өч юнәлештә: машина-трактор паркының әзерлеге, куркынычсызлык техникасын һәм үсемлекчелекне бәяләде, дип хәбәр итте. Машина утарларында игътибар тракторларның һәм тагылма агрегатларның, күчмә ремонт звеноларының эшкә әзерлегенә бирелде. Комиссия әгъзаларын амбар һәм складларда эш планы кызыксындырды, орлыкларның булу-булмавы һәм аның сыйфаты, шулай ук хуҗалыкларның орлыкны агулауга әзерлеге кызыксындырды. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирелде. Кыр эшләрендә эшләүче һәр механизатор һәм хезмәткәрнең махсус эш киеме булу, үзенең куркынычсызлыгына игътибарлы һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныш булуы мөһим.
Алдарак әйтеп үтелгәнчә, “Алга” һәм “Родина” колхозлары шул рәвешчә беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Әлеге хуҗалыкларда тракторларны ремонтлау 100 процентка үтәлгән, тракторлар тырма агрегатлары, чәчкечләр һәм культиваторлар белән тоташтырылган. Зур булмаган “Нива”, “Учхоз” хуҗалыкларының, Р.М.Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгының да язгы эшләрне уңышлы башкарып чыгачакларына шик юк. Шулай ук “Кызыл Шәрык-Агро” агрохолдингына кергән “ВЗП Северное Алексеевское” һәм “Восток Зернопродукт” хуҗалыклары да ярыйсы гына әзерләнгән, анда әзерлек сызыгына тракторлар һәм тагылма техника да куелган иде.
Әле күптән түгел генә булдырылган “Звениговский” агрохолдингына керүче “Алексеевск” халык предприятиесендә дә тракторлар һәм кыр агрегатларын ремонтлау тәмамланып килә.
Газетаның әлеге саны биткә салынган арада район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керештеләр.
“Алексеевск” халык предприятиесе, “ВЗП Северное Алексеевское”, “Востокзернопродукт”, “ВЗП Биляррск”, “Элита”, “Алга” һәм “Родина”, Хаматвәлиев, Козин КФХлары механизаторлары кырларга чыкты.
12 апрельгә 2,5 мең гектар күпьеллык үлән һәм көзге культуралар өстәмә тукландырылды. Бер мең гектарга якын күпьеллык үлән һәм 600 гектарлап туңга сөрелгән җир тырмаланды