Бәлане уртак тырышлык белән булдырмый калырга мөмкин

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Исерек килеш транспорт чарасына идарә иткән өчен  30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5-2 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

 Әлеге җинаятьне кабат эшләгәндә җинаять җаваплылыгы карала. Исерек машина йөртүчегә үз машинасын биргән автомобиль хуҗасын да шундый ук җәза көтә. ЮХИДИ хезмәткәрләре  тәкъдим итә: әгәр сез исерек машина йөртүченең рульгә утыруын күрсәгез, аны моны эшләмәскә күндереп карагыз, такси чакырырга яки башка ысул белән барырга киңәш бирегез. Шулай ук ачкычларын яшерергә яисә 112 яки 02 номерлары буенча полициягә хәбәр итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International