Туган як музееның апрель экспозицияләре

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Космонавтика көненә багышланган һәм “Космик Одиссея” исеме астында узучы беренче күргәзмәнең нигезен 1975 елдан алып 1998 елга кадәр Байконур космодромында хезмәт иткән якташыбыз Мохов Лев Николаевич  коллекциясендәге әйберләр тәшкил итә. Болар – значок, вымпеллар, танылган космонавтларның автографлары куелган фоторәсемнәре.  

 Музейның икенче экспозициясе – “ Әйбәт кәеф” ("Хорошее настроение") яки “Музейда елмаю көне” ("День улыбок в музее") – Халыкара көлке көненә туры китерелгән.

Алексеевскилыларның, мәртәбәле кунакларның, музей хезмәткәрләренең һәм иң сөйкемле балаларның елмаюлы йөзләренә карап, – ди музей хезмәткәре Владислав Осянин, – “Елмаегыз, әфәнделәр, елмаегыз! – дип әйтәсе килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International