ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр Алексеевск районында К-700, Т-150 тракторларының һәм  максималь рөхсәт ителгән авырлыклары 3,5 тоннадан арткан йөк автомобильләренең хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде. Район җитәкчелеге мондый карарны җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын саклау һәм язгы чорда юлларны җимермәү максатында кабул итте.


7
апрель, 2017 ел
җомга

Шактый уңышлы рейс Рульдә эчкечелеккә каршы көрәш дәвам итә. Соңгы вакытта исерек килеш йөргән өчен җәза катыланса да, ЮХИДИ инспекторлары районыбызда ай саен 8-10 исерек йөртүчене ачыклыйлар. Бу хакта без автоинспекция хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән төнге рейдта белдек.

Эшләүче пенсионерлар эшләүләрен туктатканнан соң пенсияне индексацияләүне исәпкә алып алачаклар.  Эшләүләрен яки башка эшчәнлекләрен туктаткан пенсионерларга пенсия түләү тәртибе эштән киткәннән соң өч ай элеккечә кала.

Яшьләр ооешмалары инициативасы белән Мәңгелек ут янына җәмәгатьчелек вәкилләре, бистә мәктәпләре укучылары, аграр колледж студентлары, “Яшь гвардия” һәм “Свет миру” правослау хәрәкәте активистлары килде.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Форум 2017 елның 3 июленнән 31 августына кадәр  җиде белем бирү сменасы: яшь архитекторлар, дизайнерлар һәм урбанистлар, яшь рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре һәм фотографлар,  яшь, шагыйрьләр,  тәнкыйтьчеләр һәм китапханә хезмәткәрләре, яшь композиторлар, музыкантлар хореографлар, яшь тарих укытучылары һәм музей хезмәткәрләре,  яшь режиссерлар, продюсерлар, театр һәм кино актерлары, яшь журналистлар сменалары буенча Кырым Республикасының Бакальск косесында узачак.

Бүген Урманасты Шунталысы авылы кешесенең өенә газ плитәсен куя башладылар. Бу ханым РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага ярдәм сорап 30 мартта мөрәҗәгать иткән иде.

Чираттагы киңәйтелгән киңәшмәдә мартта предприятиеләр эшенә  йомгак ясалды. Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева  мөһим икътисадый һәм социаль күрсәткечләр турында сөйләде. Сүз хезмәт хакының дәрәҗәсе, туучылар һәм үлүчеләр саны нисбәте һ.б.лар турында барды.
 

15 апрельдә Татарстанда традициягә кергән«Язгы игелек атнасы» старт алачак. 25 апрельгә кадәр сузылачак күләмле иреклеләр акциясе мөмкин кадәр күбрәк кешене волонтерлар хәрәкәтенә тартуга чакырылган.

 


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Ял көннәрендә  предприятиеләр һәм оешмалар арасында IX Спартакиада кысаларында  бадминтон буенча ярышлар булып узды.

31 мартта  Казанның Су спорты төрләре сараенда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты,  хезмәт, социаль сәясәт һәм ветеран эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова “Чикләрсез спорт” республика социаль-белем бирү проектына старт бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International