31 мартта Казанның Су спорты төрләре сараенда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветеран эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова “Чикләрсез спорт” республика социаль-белем бирү проектына старт бирде.
Проектның максаты – ватанпәрвәрлекне үстерү, үз илең өчен горурлык хисе һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук авыр тормышта яшәүче балаларның социаль яктан җайлашуын тәэмин итү һәм тернәкләндерү.
Ольга Ивановна суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабының ачылу тантанасына Алексеевск районыннан асрамага бала алган күп балалы Морюховлар гаиләсен чакырды, аларда ул бер көн элек булган иде.
Депутат күп балалы гаиләгә аның бөтен әгъзалары ачылыш тантанасында катнашсын өчен транспорт бирде. Ярышларны караганнан соң чара кунаклары түгәрәк өстәл форматында узган чәй эчүдә катнаштылар.
Бу көнне шулай ук Казан шәһәре буйлап экскурсия оештырылды, аларга Кремльдә, Милли музейда һәм шәһәрнең башка күренекле урыннарында булдылар.