«Таврида -2017». Теркәү башланды

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Форум 2017 елның 3 июленнән 31 августына кадәр  җиде белем бирү сменасы: яшь архитекторлар, дизайнерлар һәм урбанистлар, яшь рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре һәм фотографлар,  яшь, шагыйрьләр,  тәнкыйтьчеләр һәм китапханә хезмәткәрләре, яшь композиторлар, музыкантлар хореографлар, яшь тарих укытучылары һәм музей хезмәткәрләре,  яшь режиссерлар, продюсерлар, театр һәм кино актерлары, яшь журналистлар сменалары буенча Кырым Республикасының Бакальск косесында узачак.

Форумда үзләренең һөнәри мәнфәгатьләрен  сменаның тиешле тематикасы, шулай ук конкурс буенча сайлап алынган 18 яшьтән 30 яшькәчә яшьләр катнашачак.

Форумга теркәү ais.fadm.gov.ru. электрон адресы буенча “Россия яшьләре” (“Молодежь России”) автоматлаштырылган мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла. Форум турында җентекле мәгълүмат www.таврида.рф рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International