Бадминтон белән кызыксыну арта

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Ял көннәрендә  предприятиеләр һәм оешмалар арасында IX Спартакиада кысаларында  бадминтон буенча ярышлар булып узды.

Быел ярышларда районның 23 оешмасыннан 57 кеше катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев турнирның ачылышында билгеләп үткәнчә, районда бадминтон спортның популяр төренә әйләнә бара. Шундый күп кешенең катнашуы бадминтонның кирәкле икәнлеген тагын бер кат раслый. Уеннар Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәпнең спорт залында ремонттан соң яңарып, матураеп киткән бадминтонны үстерү үзәгендә узды. Язгы каникул көннәре алдыннан “Керамика-Маркет” эшчеләре анда пластик тәрәзәләр куйган иделәр.

Ярышлар өч яшь төркемендә: 18-29 яшь, 30-44, 45 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында узды. Баш судьяИльи Черемных сүзләренә караганда, турнир бик киеренке булган.

- Узган ел белән чагыштырганда уенчылар саны артты. Беренче чиратта бу күнегүләргә даими төстә бистәнең үзендә дә, торак пунктларда да күп санлы кешеләр йөри. Шуннан призлы урыннар өчен каты көрәш килеп чыга.

Илья Алексеевичның сүзләрен раслап, Кузьминнар гаиләсен үрнәк итеп китерергә була. Газетабызда бадминтон секциясе эшләве турында мәкалә басылып чыкканнан соң, узган елның көзеннән әлеге гаилә пары күнегүләргә йөри башлады. Инде бу ярышларда ук алар искиткеч матур нәтиҗәләргә ирештеләр: алар үз яшь категорияләрендә өченче урынны алдылар. Әти-әнисе белән бергә бадминтон белән шөгыльләнүче кызлары Виталина якшәмбе көнне 2008 елгы кызлар арасында үткәрелгән район беренчелегендә беренче урынны алды. Бу хакта газетабызда язылыр әле.

Өлкәннәр арасындагы ярышларга килгәндә, катнашучыларның барысына да сувенирлар бирелде, ә призерлар һәм җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Ир-егетләр:

18-29 яшь

1. Шибков Валерий (Левашево төп мәктәбе);
2. Халитов Риналь (Юеш Көрнәле урта мәктәбе);
3. Михайлов Антон (Биләр урта мәктәбе).

30-44 яшь

1. Абдулин Марат (Левашево  төп мәктәбе);
2. Левин Дмитрий ( 3нче Алексеевск урта мәктәбе);
3. Кузьмин Пётр (Алексеевскдорстрой).
45 яшь һәм өлкәнрәк
1. Галимов Илгиз (Зур Тигәнәле урта мәктәбе);
2. Вәлиулин Вилсур (балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе);
3. Хәмидулин Таһир (Зирекле урта мәктәбе).


Хатын-кызлар:

18-29 яшь

1. Леонтьева Екатерина (Ялкын төп мәктәбе)
2. Әхмәтова Анастасия (Юеш Көрнәле төп мәктәбе урта мәктәбе)
3. Кузьмина Юлия (Алексеевскдорстрой)

30-44 яшь

1. Кубышкина Надежда (“Бал корты” балалар бакчасы);
2. Фионина Ирина (үзәк район хастаханәсе);
3. Иванова Эльмира (“Ромашка” балалар бакчасы).
45 яшь һәм өлкәнрәк
1. Николаева Людмила (Биләр урта мәктәбе);
2. Алацкова Татьяна (Ялкын төп мәктәбе);
3. Мартынова Марина (3нче Алексеевск урта мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International