Яшьләр ооешмалары инициативасы белән Мәңгелек ут янына җәмәгатьчелек вәкилләре, бистә мәктәпләре укучылары, аграр колледж студентлары, “Яшь гвардия” һәм “Свет миру” правослау хәрәкәте активистлары килде.
Җыелучылар алдында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм колледж укытучысы Геннадий Метельков чыгыш ясады.
Алексеевскилылар һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар, Воскресение чиркәвендә һәлак булганнар истәлегенә 14 шәм кабызылды.
Шулай ук хәзер Төньяк башкалабыз хастаханәләрендә һәм госпитальләрендә дәваланучы яралыларның терелүен теләп шәмнәр кабызылды.