Исерек йөртүчеләрне эзләргә шимбә төнендә чыктык. Инспекторлар Рөстәм Хөсәенов һәм Руслан Шакиров сөйләгәнчә, иң кызыгы нәкъ менә бу вакытта башлана икән: салмыш машина йөртүчеләр төн уртасына кунактан өйләренә кайта яки бер төнге кафедан икенчесенә бара башлыйлар. Без кизү торган төндә туйлар һәм зур тантаналар күзәтелмәде, димәк, исерек йөртүчене очрату өмете азайды.
Инспекторлар, ничә ел инде машинада исереп йөргән өчен җитди җәза каралса да, юлларда эчеп рульгә утыручылар кимемәвен бик борчылып сөйләделәр. Шуның белән бергә исерекләр аркасында юл-транспорт фаҗигаләре дә азаймый.
Машина йөртүчеләрне туктатып, авызларыннан аракы исе килмиме икән дип иснәп карыйбыз. Безнең клиентлар юк. Автосөючеләрнең барысы да тикшерүгә аңлап карыйлар. “Төшереп алган” кайбер пассажирлар гына үзләрен артык иркен һәм дорфа тоталар: инспекторлар белән хамнарча кыланалар, үз хокукларын даулый башлыйлар, үзләренә артыгын рөхсәт итәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре провокациягә бирешмиләр һәм үз эшләрен дәвам иттерәләр: документларын тикшерәләр, багажникларын карыйлар, йөртүчеләр белән аралашалар. Гражданнарның үз-үзләрен шулай тотышларына илтифат итмиләр, чөнки алар беләләр: айныгач, кешеләр үз тәртипләре өчен үкенәләр һәм гафу итүне сорыйлар.
Берничә дистә автомобильне туктатып һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклап, төнге икенчедә без рейсыбызны тәмамлыйбыз.
Ләкин шулай да үз сменаларында Рөстәм Хөсәенов һәм Руслан Шакиров исерек йөртүчене иртән иртүк, алтынчы яртылар тирәсендә юлда тота алганнар. Иномарка хуҗасы бик нык исерек булган.