Алексеевск районында йөк транспортының хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2017 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр Алексеевск районында К-700, Т-150 тракторларының һәм  максималь рөхсәт ителгән авырлыклары 3,5 тоннадан арткан йөк автомобильләренең хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде. Район җитәкчелеге мондый карарны җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын саклау һәм язгы чорда юлларны җимермәү максатында кабул итте.

 Транспорт чараларының хәрәкәтен вакытлыча чикләү чорында искәрмә тәртибендә түбәндәге транспортның йөрүе рөхсәт ителә:

 – авыл хуҗалыгы йөкләрен ташучы транспорт чаралары (К-700, Т-150 һәм зур йөк автомобильләреннән кала);

 – җәмәгать транспорты;

 – максималь авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган йөк автотранспорты;

 – махсус транспорт (сөт, ипи ташу машиналары һ.б.лар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International