Эшләүләрен яки башка эшчәнлекләрен туктаткан пенсионерларга пенсияләр түләү тәртибе

2017 елның 7 апреле, җомга

Эшләүче пенсионерлар эшләүләрен туктатканнан соң пенсияне индексацияләүне исәпкә алып алачаклар.  Эшләүләрен яки башка эшчәнлекләрен туктаткан пенсионерларга пенсия түләү тәртибе эштән киткәннән соң өч ай элеккечә кала.

Мәсәлән, 2017 елның апреленнән хезмәт эшчәнлекләрен туктаткан пенсионерларга пенсия, индексацияне исәпкә алып, 2017 елның августыннан (май, июнь, июль), ә 2017 елның май аеннан киткәннәргә 2017 елның сентябреннән (июнь, июль, август) түләнә. Димәк, эшләүләрен 2016 елның декабреннән туктаткан пенсионерлар пенсияләрен  ике индексацияне (2016 һәм 2017 еллар өчен) исәпкә алып,  2017 елның апреленнән алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International