ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

26-28 майда Чистай районының «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы  базасында республиканың “Киләчәкне бүген булдырабыз” аграр яшьләр берләшмәсе активының зона мәктәбе булып узды.

Районда чираттагы “Чиста яр буе” экологик акциясе старт ала. 8 июньдә акциядә катнашырга теләүчеләр иртәнге 9 га авыл Советларына җыелалар.
 

2017 елның 31 маенда Казанда коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләрен тикшерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.

2017 елның 8 июнендә иртәнге 10 нан көндезге 1 гә кадәр “БЕРДӘМ РОССИЯ”  партиясе рәисе Д.А. МЕДВЕДЕВның ( Казан шәһәре,  К. Маркс урамы  31/7 йорт) төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасында гомуми белем бирүне, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем  бирү учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

“Бүгеннән үк терлек азыгы әзерли башларга кирәк”, – диде район башлыгы Владимир Козонков  авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуда.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Хәммәдиев Фәнис Якуп улы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Быел “Хәйруллинның хәйрия фонды” рекордлы сандагы балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырды.

Соңгы  кыңгырау да тынды, укучылар каникулга китте, ләкин мәктәп коридорлары  бушап калмады. Хәзер тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарын тапшыралар.

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Владимир Алексеевич Напальчиков бүләкләнде.
 

2017 елның 6 июнендә прокурорлар эшмәкәрләрне кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International