ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Вакытлыча җитәкче вазыйфасын башкаручы Марина Трофимова 2017 елның 10 октябрендә Чистайда гражданнарны кабул итәчәк.

Чәршәмбе көнне, 4 октябрьдә, сәхнәдә гомерләренең берничә дистә елын яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган кешеләр исеменә котлаулар яңгырады.

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФ Авыл хуҗалыгы, Икътисадый үсеш, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына тармак берлекләре катнашында 27 ноябрьгә кадәр РФ Министрлар Кабинетына ашлыкны тирәнтен эшкәртүне үстерүне стимуллаштыру буенча тәкъдимнәр кертүне йөкләде.


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Шимбә көнне, 7 октябрьдә, районда “Агач утырту көне” үтәчәк. Районның бөтен кешесен  әлеге акциядә катнашырга чакырабыз!
 

2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә  ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү 100 процент электрон рәвештә тормышка ашырылачак. Ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС) файдаланып башкарылачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, ведомствоныңrosreestr.tatarstan.ru сайтында “Кадастр инженерын сайла” вкладкасында бу елның тугыз аендагы эш  йомгаклары буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылуын хәбәр итә. Шулай ук күрсәтелгән биттә аерым бер ай – сентябрь өчен төзелгән рейтинг белән дә танышырга була.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

1 октябрь алдыннан 1500 дән артык өлкән кеше Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан бүләкләр һәм котлаулар алды.

Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.

Алексеевск районының бөтен кешесе контрафакт алкоголь продукциясе сату пунктлары турында хәбәр итә ала. Алкоголь продукциясен стандарт булмаган сәүдә объектларында сату фактлары ачыкланганда, әлеге продукцияне лицензиясез сатканда районның һәр кешесе “Халык контроле” системасында uslugi.tatarstan.ru порталында гариза калдыра ала. Гаризага фото- яки видео файл беркетергә мөмкин.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстанда республика яшьләренең “Чиста караш” бишенче ачык социаль экология реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International