Электрон сертификация кертүнең көтелгән нәтиҗәләре

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә  ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү 100 процент электрон рәвештә тормышка ашырылачак. Ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС) файдаланып башкарылачак.

«Меркурий» ФГИСын булдыруның максатлары – ветеринария-озату документларын рәсмиләштерүгә, әлеге процессны автоматлаштыруны исәпкә алып, вакытны кыскарту, кергән һәм чыккан продукция күләмен автомат рәвештә исәпкә алу, йөк партиясен Россия Федерациясе буйлап ташуны күзәтү мөмкинлеге. Кеше җибәргән хаталарны минимумга кадәр киметү,  барлык файдаланучылар да әлеге мәгълүматны тиз эзләп табып анализласыннар һәм мәгълүматка керә алсыннар өчен бердәм мәгълүматлар базасы булдыру.

Электрон сертификацияне кертү терлектән алынган продукциянең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дәүләт гарантиясе алырга мөмкинлек бирә, базарда катнашучылар базарда эшләүнең үтә күренмәле һәм аңлаешлы кагыйдәләрен ала алачаклар, барлык ашамлык чылбыры буенча контроль астына алынган товарны тоташ күзәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International