Фәрит Абделганиев: “Проектның әһәмияте әйләнеш җыюын дәвам иттерә”. Татарстанда “Чиста караш” конкурсы старт алды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстанда республика яшьләренең “Чиста караш” бишенче ачык социаль экология реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү старт алды.
“Моңа кадәрге еллар тәҗрибәсе әлеге проектның  экология мәсьәләләренә гражданнарның игътибарын тартуда  нәтиҗәле корал икәнлеген күрсәтә, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев. –Яшь буынның чиста һәм тирән карашы  – төрле яшь категорияләре өчен мәгълүматны җиткерүнең менә дигән ысулы. Конкурс географиясе ел саен киңәя бара һәм катнашучылар саны арта. Бу проектның әһәмияте әйләнеш җыюын дәвам иттерә”.
Конкурсның максаты – халыкны әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итүгә тарту, яшьләргә экология өлкәсендә теге яки бу проблемага үз мөнәсәбәтләрен белдерү мөмкинлекләрен бирү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International