Айрат Хәйруллин: «Россиягә диңгездән еракта урнашкан төбәкләрдә ашлык эшкәртү буенча 10-12 завод кирәк

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФ Авыл хуҗалыгы, Икътисадый үсеш,Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына тармак берлекләре катнашында 27 ноябрьгә кадәр РФ Министрлар Кабинетына ашлыкны тирәнтен эшкәртүне үстерүне стимуллаштыру буенча тәкъдимнәр кертүне йөкләде.

 Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин фикере:

– Россиягә диңгез портларыннан еракта урнашкан территорияләрдә, һәр елны якынча 10-13 млн. тонна ашлык эшкәртү өчен,  аны тирәнтен эшкәртү буенча 10-12 завод төзергә кирәк. Россиянең бөртекле ашлык производствосында  табышның 79-80% ы өч төбәккә (Краснодар крае, Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсе) генә туры килә, чөнки алар диңгез портларына якын урнашканнар. Үзәк һәм Себер төбәкләре, ерак булганлыктан, логистик кыенлыклар аркасында үз бөртекләрен дөньяның азык-төлек базарына китерүдә, табыш әллә ни күп булмаганлыктан, имин  булмаган хәл кичерәләр. Идел буена һәм Себергә  бу вакытта дүртенче класслы бодайның  бер килограммын биш сумнан сатарга да авыр.  Мәсәлән, Мексика култыгының диңгез портында яки Франциянең Руан портында, Европа ашлыгының төп күләме аннан килә, бүген безнең акчага күчереп исәпләгәндә, өстәмә бәягә салымны түләмәүне исәпкә алып, бөртекнең тоннасы 12-12,5 мең сум тора. Шуңа күрә  һәр елны10-13 миллион тонна бөртек эшкәртү өчен диңгез портларыннан ерак урнашкан территорияләрдә ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча 10-12 завод төзергә кирәк. Бу хәлне нормальләштерәчәк һәм авыл товар җитештерүчеләренең керемен арттырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International