1 октябрь алдыннан 1500 дән артык өлкән кеше Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан бүләкләр һәм котлаулар алды.
Халыкара Өлкән кешеләр көне алдыннан “Хәйруллинның хәйрия фонды” хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәүче 672 кешене котладылар. Түбән Кама сайлау округының тугыз районының интернат-йортларында бәйрәм табыннары әзерләнде, аларда яшәүчеләр өчен концертлар куелды һәм бүләкләр тапшырылды.
Депутат аерым игътибарны лаеклы ялга чыккан авыл эшчәннәренә һәм пенсиядә дә аграр секторда эшләүләрен дәвам иттерүчеләргә күрсәтте. Районнарда алар өчен котлаулар белән һәм бүләкләр тапшырып, тантаналы чаралар оештырылды.