Алексеевскилыларны контрафакт алкоголь сату пунктлары турында хәбәр итәргә чакырабыз

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Алексеевск районының бөтен кешесе контрафакт алкоголь продукциясе сату пунктлары турында хәбәр итә ала. Алкоголь продукциясен стандарт булмаган сәүдә объектларында сату фактлары ачыкланганда, әлеге продукцияне лицензиясез сатканда районның һәр кешесе “Халык контроле” системасында uslugi.tatarstan.ru порталында гариза калдыра ала. Гаризага фото- яки видео файл беркетергә мөмкин.

Система ведомстволар хезмәткәрләре белән кире элемтә урнаштыра һәм тиешле срокларда алкоголь продукциясе әйләнеше системасында бозуларны ачыкларга һәм бетерергә булыша.

Исегездә тотыгыз:  исерү өчен төрле сыеклыклар эчеп, гомерең белән хушлашуың да бар. Сайлау юлы – үз кулыгызда.

Тагын бер җитди нәрсә – әгәр сезнең “Халык контроле”ндә урнаштырылган алкогольне  законсыз сату фактлары турындагы  мәгълүматыгыз расланса, сез мең сумнан алып өч мең сумга кадәр премия алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International