Татарстан Росреестры кадастр инженерлары рейтингын яңарта

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, ведомствоныңrosreestr.tatarstan.ru сайтында “Кадастр инженерын сайла” вкладкасында бу елның тугыз аендагы эш  йомгаклары буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылуын хәбәр итә. Шулай ук күрсәтелгән биттә аерым бер ай – сентябрь өчен төзелгән рейтинг белән дә танышырга була.

Әлеге мәгълүмат гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә юнәлдерелгән: гражданнар аның белән алдан танышып, читтән торып белгечнең һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләре турында яза алалар һәм шуның белән кадастр инженерларыннан сыйфатсыз хезмәт алу куркынычын киметәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International