“Агач утырту көне”

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Шимбә көнне, 7 октябрьдә, районда “Агач утырту көне” үтәчәк. Районның бөтен кешесен  әлеге акциядә катнашырга чакырабыз!

Парк тирәләре, башка территорияләрне яшелләндерү өчен “Биләр урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе утырту материалларын бушлай бирә. Ассортиментта: тау нараты, миләш, корычагач (дардар), акация, спирейләр, гөлҗимеш, мамык очырмаучы тирәк. Сораулар белән 2-67-25 (Алексеевск урманчылыгы), 40-2-37 (Зур Полянка урманчылыгы), 40-9-36 (Баганалы урманчылыгы), 43-3-78, 43-3-25 Биләр урманчылыгы белгечләренә шалтыратырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International