2017 елның 10 декабрендә “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр «КидСпейс»балалар һөнәрләре шәһәрчегенә бардылар. Балаларга мондый мөмкинлекне Казан шәһәренең ВТБ 24 (ПАО) банкы хезмәткәрләре бүләк итте.
Алексеевск муниципаль районында беренче кар яву белән сугышта һәлак булучылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган барлык һәйкәлләрне, алар янындагы территорияләрне кар көртләреннән чистарту буенча ел саен үткәрелә торган чаралар старт алды.
12 декабрьдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе тасмалар һәм Конституциянең басма экземплярларын тараттылар.
Сезне дәүләт бәйрәме –Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Бу бәйрәм Төп Законның тантанасын һәм көчен гәүдәләндерә. Россия Конституциясе дәүләтчелекне, җәмгыять төзелешендә тотрыклылыкны ныгытуга, гражданлык җәмгыяте төзүгә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә хезмәт итә.
14 декабрьдә Алексеевск муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
2017 елның 12 декабрендә сәгать 11 нче яртыда район Советы утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының унсигезенче утырышы булачак.
Бүгенге көндә безнең күбебез Инвалидлар көне кебек вакыйга турында яхшы белә. Россиядә, күп кенә башка илләрдәге кебек үк, ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге карар БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан инвалидлыктан җәфа күрүче кешеләргә кагылышлы мөһим мәсьәләләрдә ярдәмне арттыру максатында кабул ителде. Бу көн шактый авыр яшәүче кешеләр өчен аларга булышу, аларның җәмгыять тормышында тулы кыйммәтле һәм тулы хокуклы катнашуларын тәэмин итү өчен махсус оештырыла. Россиядә Инвалидлар көне тагын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту юлларын да күздә тота. Бөтендөнья инвалидлар көне алар турында яшәп килүче фикерне үзгәртергә мөмкинлек бирә. Ни кызганыч, күпләр аларны хәзерге заман тормышына сәләтсез дип саныйлар. Ул гомумкабул ителгән стереотипларны җимерә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, аларның яшәү шартларын җайга салырга булыша. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Конституция буенча илнең барлык гражданнары белән тигез хокукларга ия.
2017 елның 8 декабренә
2017 елның 7 декабрендә кичке 6 дан 8 декабренә кичке 6 га кадәр
2017 елның гыйнвар-октябрендә авыл хуҗалыгы оешмаларында13,1 млн. тонна(+3,5%, 2017 елда – 12,6 млн. тонна) сөт җитештерелде, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.